#

Татарстанның бер районында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күнегүләр полигоны төзеләчәк

  • В стране
  • 20.03.2026 04:31

Татарстанның Лаеш районында 1,3 миллиард сумга янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар өчен укыту-күнегүләр комплексы төзергә ниятлиләр. Шул хактагы тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган, дип яза «Татар-информ».

Объект Казан янындагы Габишев һәм Комлы Кавал авыллары янында урнашачак. Проект кунакханәсе дә булган күп функцияле бина, янгын депосы, шулай ук трибуналы футбол кыры төзүне үз эченә ала.

Проектның заказчысы – «ТР Баш төзелеш идарәсе» компаниясе. Контрактны үтәү срогы – 2027 елның 18 гыйнвары.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.