Казанда февраль аенда икенчел торакка бәяләр кимү күзәтелгән. Әлеге мәгълүмат «Яндекс»ның фатирлар буенча тематик эзләү мәгълүматлары нигезендә нейрочелтәрләр тарафыннан башкарылган тикшеренүләрдән күренә.
Документ «Татар-информ» карамагында бар.
Февраль нәтиҗәләре буенча Казанда әзер торак базарында квадрат метрның медиан бәясе 4% ка кимегән һәм кв.м өчен 202 мең сум тәшкил иткән. Гыйнварда, киресенчә, 0,9% ка үсеш күзәтелгән. Бер үк вакытта фатирларның медиан мәйданы да 2% ка кимегән – 51,7 кв.м тәшкил итә. Икенчел базарда торакның медиан тулы бәясе 9,8 млн сумга җиткән.
Тулаем алганда, 500 меңнән артык халкы булган Россия шәһәрләрендә квадрат метрның медиан бәясе февральдә 0,8% ка, ягъни 138 мең сумга кимегән.
Миллионлы шәһәрләрдә кимү сизелерлек булып чыккан: – 1,6%ка – 157 мең сумга кадәр төшкән.
Милекчеләрнең бер өлеше бәяләрне төзәтә, кайберләре вакытлыча сату турындагы белдерүләрен ала башлаган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.