Казанда 1 апрельдән 31 майга кадәр шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык узачак.
Гомумшәһәр өмәсенә шәһәр халкы һәм оешмалар хезмәткәрләре 25 апрельдә җыелачак.
Өмәдә юлларны, ишегалларын, парк һәм скверларны чүп-чардан чистартачаклар, агачлар һәм куаклар утыртачаклар. Шулай ук чүп контейнерлары куелган мәйданчыкларны, тукталыш чатырларын, сфетофорларны, юл билгеләрен, яктырту терәкләрен тәртипкә китерәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, узган елны шәһәр өмәсендә 36 мең казанлы, 2 меңнән артык предприятие һәм учреждение катнашты.