«Гадел Россия» фракциясе депутатлары күп балалы гаиләләргә ана капиталын яңа автомобиль сатып алуга тотарга тәкъдим итте. Әлеге мәсьәлә буенча закон проекты Дәүләт Думасына сишәмбе көнне карауга кертеләчәк, дип яза «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».
«Автомобиль сатып алуны балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме чарасы һәм ана (гаилә) капиталы чаралары белән эш итүнең тиешле юнәлеше сыйфатында беркетү тәкъдим ителә», – дип хәбәр ителә проектка аңлатма язуында.
Инициатива авторлары – партия лидеры, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов һәм Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты рәисе Яна Лантратова.