Яшел Үзәндә бүген төнлә булган куркыныч юл һәлакәтенең сәбәпләрен тикшерү дәвам итә. Билгеле булганча, авариядә берьюлы 6 кешенең гомере өзелде, тагын берсе хастаханәдә.
Башта мәгълүмат чаралары машинада 7 кеше утырганын, аларның барысы да 15-18 яшьлек үсмерләр булганын хәбәр итте. Соңрак исә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы рульдә 30 яшьлек техника белән идарә итү хокукы булмаган ир-ат утырганын җиткерде. Аларның барысы да – күрше Мари Элдан. Төбәк башлыгы Юрий Зайцев фаҗигадә һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты.
Исән калган 15 яшьлек үсмерне исә хәзерге вакытта ДРКБда дәвалыйлар. Тәненең 30 проценты пешкән. Социаль челтрләрдә аның футбол белән шөгыльләнгәне турында язалар.
Инде хәбәр иткәнебезчә, бүген төнлә Яшел Үзән районында «Chevrolet Lanos» автомобиле агачка килеп бәрелә һәм яна башлый. Машинадагы егетләрнең алтысы һәлак булган. «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм транспорт чараларын эксплуатацияләүне бозу» статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
Күптән түгел Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов 2021 елдан 2025 елга кадәр республика юлларында 69 бала һәлак булуын әйтте. Быел балалар катнашында 206 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 баланың гомере өзелгән һәм 221е җәрәхәтләр алган.