Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Югары технологияле медицина ярдәме” фонды советы рәисе Сергей Фурсенко белән очрашты.
Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга адреслы медицина ярдәме күрсәтү һәм аларны тергезү буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен караган. Моңа кадәр – быел июнь аенда “Югары технологияле медицина ярдәме” хәйрия фонды Татарстан Хөкүмәте һәм С.М.Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясе белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйган. Әлеге документ махсус хәрби операциядә катнашучыларны симуляцион тренажерлар һәм картодромнарда реабилитацияләү методикасын эшләүне күздә тота. “Югары технологияле медицина ярдәме” фонды каты яраланучыларга нейромодуляция системаларыннан (максималь дәрәҗәдә бәйсезлеккә, тулы кыйммәтле тормышка кире кайту мөмкинлеге бирә) файдаланып протезлар кую буенча сыйфатлы, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә булыша.