Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка ТР мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларындагы күргәзмәдә «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестивале проектын һәм аның икенче сезонын тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.
Рәискә фестиваль турында беренче сезонның амбассадорлары һәм «Ялкын» журналы креаторлары Надир Шәрипов белән Зәйнәп Хөснуллина, шулай ук журналның баш мөхәррире Энҗе Габдуллина сөйләде.
«Презентация азагында Рөстәм Миңнеханов икенче сезонны башлап җибәрүне символлаштыручы махсус шартлавык белән сукты», – диелә хәбәрдә.
Хәбәргә әйтелгәнчә, фестивальнең беренче сезоны 2026 елның гыйнварында башланды. Проект командасы мәктәпләргә йөрде, медиакомандалар белән танышты, дәресләр үткәрде һәм методик ярдәм күрсәтте. Катнашу өчен Татарстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән 65 гариза кабул ителде. Бу – якынча 400 укучы. Финал «Татмедиа»да узды, катнашучылар медиаиндустрия вәкилләре белән очрашты һәм мәгариф сессияләрендә булды.
Беренче сезонның Гран-приен Әлмәт укучылары алды. Команда «Тур для СВОих» проекты кысаларында Россия төбәкләренең берсенә сәяхәткә барачак.
Проектның икенче сезоны 2026 елның сентябрендә башланачак. Мәгълүмат «Ялкын» журналы сайтында һәм социаль челтәрләрендә, шулай ук медиафестивальнең каналнарында урнаштырылачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.