Җылы һава торышы килүгә кимерүчеләр һәм талпаннар – табигый инфекция таратучылар активлашты. Татарстанда яшәүче ничә кеше инде зыян күргән? Тычкан бизгәге эпидемиясе көтеләме? Табигатьтә иминлекне ничек сакларга? Талпан кадалса нишләргә?
Татарстанда җылытты, бакча сезонына да озак калмый. Вакытларын табигатьтә уздырырга яратучылар өчен куркыныч якынлаша – табигый инфекцияләр чоры.
Бу авырулар кешеләр өчен дә, хайваннар өчен дә уртак. Әлеге авыруларны кузгатучылар табигатьтә һәм көнкүрештә зарарланган предметларда озак вакыт саклана. Күпчелек очракта кешедән кешегә йокмый. Бу авырулар белән аларны таратучы хайваннар да авырмый.
«Россиядә бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы (ГЛПС) йоктыруның 88 проценты Идел буе федераль округына туры килә. Татарстанның барлык районнарында да бу авыруны йоктыру куркынычы бар. Вирус кимерүчеләр белән туры элемтә һәм һава-тузан юлы аркылы йога», – дип сөйләде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Барыннан да бигрәк тычкан бизгәге йоктыру куркынычы дача тотучыларга, шулай ук фермерларга, урманчыларга, геологларга, нефтьчеләргә яный. Роспотребнадзор искәрткәнчә, эш бирүчеләр хезмәткәрләренең табигый урыннарда эшләве өчен имин шартлар тудырырга тиеш.
2026 елның өч аенда Татарстанда тычкан бизгәге йоктыруның 57 очрагы теркәлгән инде. Узган ел белән чагыштырганда, авыручылар саны артмаган.
«Һәр өч-дүрт ел саен Татарстанда ГЛПС белән авыручылар саны артуын күрәбез. Быел кимерүчеләрнең үрчүенә уңай шартлар булуын искә алып, инфекция очраклары артырга мөмкин. Ул кинәт һәм югары булмасын өчен тиешле барлык чараларны уздырырга кирәк», – диде Любовь Авдонина.
«Бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең инкубация чоры якынча ике атна дәвам итә. Беренче билгеләре ОРВИга ошаган: температура күтәрелә, баш авырта. Үзенә генә хас аерым билгеләре юк», – дип аңлатты Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертдинов.
Дүртенче-бишенче көнгә бөерләр сиздерә башлый – бил авырта, бәвел күләме кими, төсе үзгәрә. Тиредә геморрагик тимгелләр барлыкка килергә мөмкин, шулай ук күз күреме начарлана – күз алды томанлы булып тора.
Шуннан соң авыруның киләсе этабы башлана – бәвелнең тәүлеклек күләме арта. Соңыннан организм әкренләп хәлләнә, тик кеше хәлсезлек тоярга мөмкин. Әмма авыруның бөтен очраклары да болай тыныч кына узмый. Үлем куркынычы белән яный торган өзлегүләр дә бар: инфекцион-токсик шок, тамырлар эчендә кан оюның диссеминацияле синдромы, баш мие зарарлану.
«Инфекция кешедән кешегә йокмый, әмма аны йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваларга кирәк. Заманча медицина вируска антитәнчекләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. Диагностиканың мөһим ысулы – корсак куышлыгы органнарына, аеруча бөергә УЗИ ясау. ГЛПС булганда үпкәләр дә зарарланырга мөмкин, шуңа күрә күкрәк читлегенә компьютер томографиясе ясату да артык булмый», – диде Халит Хәертдинов.
Татарстанда талпаннар да уянды. Республикада яшәүче 35 кеше талпан кадалып медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткән инде. Сезон башланганнан соң беренче талпан кадалу очрагы 25 мартта Биектау районында булган.
«Узган елда апрель башына талпан кадалу буенча 62 очрак булган. Ягъни, быелга караганда ике тапкырга күбрәк», – дип өстәде Любовь Авдонина.
Талпаннар энцефалит һәм боррелиоз кебек куркыныч авыруларны тарата. Татарстанның утыз районы талпан энцефалиты буенча, ә республикадагы бөтен районнар да боррелиоз буенча эндемик булып тора.
«Без ел саен энцефалитның берән-сәрән очракларын теркибез, еш кына алар читтән «кайткан» була. Ә боррелиозның елына якынча 50 очрагы теркәлә. Бүгенгә талпан инфекцияләрен йоктыру очраклары юк», – диде Любовь Авдонина.
Тычкан бизгәгеннән аермалы буларак, талпан энцефалитыннан прививка ярдәмендә сакланырга була. Узган елда инфекциядән 7 200 кеше вакцинация узган. Быел 6 427 кешегә вакцина ясау планлаштырыла. Бүгенгә 2 670 кеше (планнан 42 процент) прививка ясаткан, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе.
«Табигый-чыганак инфекцияләрен кисәтүнең республикада уздырыла торган төп чаралары – территорияләрне үзәкләштерелгән рәвештә эшкәртү. Аларга кар эрегәч керешәләр. Искәртеп үтим, бу республиканың бөтен территориясендә дә уздырылмый, ә әһәмиятле һәм кеше күп йөри торган урыннарда – паркларда, скверларда, җәйге сәламәтләндерү оешмаларда, зиратларда уздырыла», – диде Любовь Авдонина.
Табиблар тычкан бизгәге һәм талпан инфекцияләрен кисәтү ысулларын да искәртте.
«Әгәр талпанны үзегез алгансыз икән, аны тикшерү өчен һичшиксез лабораториягә алып барырга кирәк. Әгәр аның инфекцияле булуы ачыкланса, вакыт әрәм булмый. Табиблар профилактик дәвалану билгели һәм авыру үсешен булдырмый», – дип сөйләде Халит Хәертдинов.