Түбән Камада яшәүче ир-ат интернет аша автомобиль сатып алырга теләп, мошенникларга 1,2 млн сумнан артык акчасын күчергән.
Ир-ат игъланнар сайтында Европадан автомобильләр куу турындагы рекламаны күреп, «менеджер» белән элемтәгә кергән. Машина бәясе турында килешкәч, ул таможня түләүләре өчен 472,5 мең сум, ә автомобильнең үзенә 817,5 мең сум күчергән.
Берникадәр вакыттан соң мошенниклар сатып алучыдан тагын 650 мең сум күләмендә залог таләп иткән. Шул вакытта ир-атның шикләре туган һәм ул сатучылар белән шәхсән очрашырга булган.
Әмма интернетта күрсәтелгән адрес буенча автомобиль сату белән шөгыльләнүче бернинди фирма да булмаган. Озакламый мошенниклар ир-ат белән элемтәгә чыгудан туктаган.
Алданганын аңлаган Түбән Кама кешесе полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. Җинаятьчеләрне ачыклау һәм тоткарлау буенча эш алып барыла.