27 июньдә, Яшьләр көнендә, Казансу елгасының 3нче транспорт дамбасыннан Киров дамбасына кадәр өлешендә кече үлчәмле суднолар хәрәкәте чикләнә.
ТР Министрлар Кабинеты карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Кече үлчәмле көймәләр хәрәкәтен тыю 27 июньнең 10:00 сәгатеннән 24:00 сәгатенә кадәр гамәлдә булачак.
Документта аңлатылганча, чикләүләр җилкәнле, ял итү һәм спорт судноларына, гидроцикллар, байдаркалар һәм ишкәкле көймәләргә кагылачак.
Чикләүләр Татарстан башкаласында Бөтенроссия яшьләр көне уңаеннан үткәреләчәк чаралар белән бәйле.
Тыюның үтәлешен тәэмин итү өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы көчләре һәм чаралары җәлеп ителәчәк.