#

Мошенниклар танышу сайтларында хәрбиләрне алдауның яңа ысулын куллана башлаган

  • Навигатор
  • 04.06.2026 04:27

Киберкуркынычсызлык белгечләре танышу сайтларында хәрбиләргә каршы юнәлтелгән яңа мошенниклык схемасы турында кисәтә.

Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Экспертлар мәгълүматларына караганда, интернетта үзләрен кызлар итеп танытучы хакерлар хәрбиләр белән элемтәгә керә һәм төрле сәбәпләр белән махсус кушымталар урнаштырырга тәкъдим итә.

Күп очракта мошенниклар үзләрен программист итеп таныштыра һәм имеш яңа мобиль кушымтаны сынап карарга сорый. Моның өчен алар сылтама җибәрә. Башка сценарий буенча, «куркынычсыз аралашу» яки фото алмашу өчен махсус программа кулланырга тәкъдим итәләр.

Белгечләр сүзләренчә, җибәрелгән сылтамалар буенча күчереп алынган кушымталарга зарарлы программа кертелгән булырга мөмкин. Ул җайланмага урнашканнан соң, кулланучының шәхси мәгълүматларына һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтларына керү мөмкинлеге бирә.

Киберкуркынычсызлык өлкәсендәге белгечләр шикле сылтамалар буенча күчмәскә, таныш булмаган кешеләр тәкъдим иткән кушымталарны урнаштырмаска һәм шәхси мәгълүматларны саклау чараларын көчәйтергә киңәш итә.

Хокук саклау органнары һәм экспертлар интернетта аралашканда аеруча игътибарлы булырга чакыра.