Бүген төнлә Мәскәүдә Савеловск воказалы янында бер ир-ат юл-патруль хезмәте машинасын шартлаткан. Ул ГАИ хезмәткәрләре янына килеп басуга, тирә-юньгә шартлау гөрелтесе таралган.
Фаҗигадә 34 яшьлек полиция өлкән лейтенанты Денис Братущенконың гомере өзелгән. Бу хакта «Известия» Эчке эшләр министрлыгының Мәскәүдәге Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Моннан тыш ике дәүләт автомобиль инспекторы яраланган. Алар хастаханәгә озатылган. Күзәтү камераларындагы язмаларга караганда, җинаятьче үзе дә үлгән.
Россия Тикшерү комитетының Мәскәүдәге Баш тикшерү идарәсе җинаять эше кузгаткан.
Братущенко Мәскәү полициясенә 2019 елның мартында эшкә урнашкан булган. Хатыны һәм ике баласы калган.
Исегезгә төшерәбез: узган елның декабрендә Мәскәүнең көньяк төбәгендә моңа охшаш хәл булган иде инде: ул чагында ЮХИДИ машинасына ыргытылган пакет- шартлаткычтан өч кеше – ике полиция хезмәткәре һәм узып баручы бер кешенең гомере өзелгән.