Табиб, шәфкать туташы – иң җаваплы һәм авыр хезмәтләргә керүче һөнәрләр.
Сабырлык, җаваплылык, пөхтәлек, сизгерлек, игътибарлылык, намуслылык – әлеге сыйфатларга ия булмыйча, бу юнәлешләргә аяк басу тыеладыр.
Бала чакларыннан ук әлеге һөнәрне сайлап алган икетуган Гөлназ Мулюкова белән Нияз Ризванов бүгенге көндә башкалабыз Казанның иң алдынгы хастаханәләрендә хезмәт итәләр.
Без табиблар, шәфкать туташлары турында күбрәк ялгышлык кылган очракта, яки ваемсызлык, игътибарсызлык чагылган чакларда гына ишетәбез. Ләкин бүген сүзем яшәешләрен медицина өлкәсеннән башка күз алдына китерә алмаучы якташларыбыз турында.
Хыялын чынга ашырган
Гөлназ Габделхәй кызы Мулюкова Лениногорск районы Зелёная Роща авылында туып үсә. 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң, аңа якын шәһәрләрдә урнашкан медицина көллиятләренә укырга кереп карарга киңәш итсәләр дә, Гөлназның хыялы Казанда яшәү, шул матур шәһәрнең иң шәп хастаханәсендә хезмәт итү була. Гап-гади, авылдан килгән кызны әлеге таныш булмаган, чит җир куркытса да, ул үзенә ышана, хыялына атлый. Бар имтиханнарын уңышлы биреп, Казан дәүләт медицина көллиятенә укырга керә. Тулай торката яшәү, иртәдән кичкә кадәр укулар, беренче практик дәресләр, хастаханәдә төнге дежурлык…
Бу юлны үтмәгән шәфкатъ туташлары сирәктер. Гөлназ көллияттәге уку белән генә чикләнми. Беренче уку йортын тәмамлап, шактый вакыт тәҗрибә җыйганнан соң ул югары белем алу, квалификациясен киңәйтү, осталыгын арттыру өчен дә күп көч куя. Берничә ел дәвамында Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә (МКДЦ) өлкән шәфкать туташы булып эшли.
Гомумән, Гөлназны бик күп җиргә чакыралар, аны беләләр, үз эшенең остасы итеп югары бәялиләр, хөрмәт итәләр, яраталар. 2024 елда Казанда җиденче шәһәр хастаханәсе базасында яңа перинаталь үзәк ачылуга ук Гөлназны әлеге яңача эшли башлаган бала тудыру йортына өлкән шәфкать туташы итеп чакыралар.
Иң катлаулы бала табуны кабул итәргә, хатын-кызга һәм аның әле тумаган баласына катлаулы операцияләр үткәрү өчен яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән әлеге перинаталь үзәк елына 8 меңгә кадәр бала табуга, Казанга, республика районнарына һәм Идел буе төбәкләренә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән.
Яңа эш, яңа катлаулы мәсьәләләр, яңа йөкләнгән вазифа. Һәр эш көне – әйтеп бетергесез җаваплылык, көч, белем тәлап иткән яңа көрәш. Югары дәрәҗәдәге әлеге белгеч шәхси тормышында да бәхетле, уңган хатын-кыз, назлы әни, ә туганнары өчен якын итүче, һәрвакыт ачык йөз, тәмле аш белән каршы алучы апа, киңәшче, үрнәк.
Йомшак итеп хәл итә
Нияз Җәмил улы Ризванов Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлаганда аңа Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга туры килә. Кайсы фәннәрне бирәчәген алдан ук билгеләп, нәкъ менә үз юлына аяк басар өчен кирәкле юнәлешләрне җентекләп өйрәнә.
Җыйган баллары булачак табиб алдында Казан дәүләт медицина университетының ишекләрен ачарга ярдәм итә. 2013 елда Нияз физика-биология факультетына укырга керә. Бу егеткә бала чактан ук күңел тынычлыгы, сабырлык, итагатьлек, яхшы хәтер, үткен акыл, юмартлык хас була.
Туганнары, дуслары арасында да, Нияз песи сыман, кемнең нинди зары булганын сизә, йомшак итеп хәл белә, тыңлый, ишетә, аның янында сөйләшеп утырган һәрбер кеше, үзен аерым терапия үткән сыман хис итә. Табиблар ким дигәндә 5 ел укый, шуңа күрә Нияз 3 нче курстан соң армия сафларына барып кайтырга ният белдерә. Бер ел эчендә ул солдат тормышы белән таныша, хәрби хезмәтен үти. Аннан кайтып уңышлы гына укуын да тәмамлый.
Бүгенге көндә яхшы табиблар – сирәк күренеш, бик күп хастаханәләргә табиблар җитми. Нияз зур сайлау алдында кала, шуңа күрә параллель рәвештә Казан балалар спорт поликлиникасында һәм тагын берничә дәвалау клиникаларында эшли. Һәр яхшы табибның эше уку, үсү белән беррәттән бара, шуңа күрә Нияз да үз юнәлешеннән тыш башка медицина өлкәләрен дә үзләштерә башлый.
Бүгенге көндә ул Республика балалар клиник хастаханәсенең (ДРКБ) функциональ диагностика бүлегендә хезмәт итә. Бүгендә аның күңелендә сафлык, юмартлык, ярдәмчелелек, самимилык тантана итә. Шуңа күрәдер, кая гына эшләсә дә, ул иң беренче чиратта сабыйларга, балаларга ярдәм күрсәтергә ашкына.
“Ак халатлы фәрештәләр" исеменә лаек булу никадәр кыен? Табиб...Шәфкать туташы... Әлеге сүзләрдә күпме мәгънә яшеренгән? Борынгы заманнардан бирле яхшы табиблар, намуслы шәфкать туташлары – сирәк очрый торган күренеш. Шул сирәкләрне белик, кадерлик.
Миләүшә Ризванова
фотолар: гаилә архивыннан