#

Татарстанда 26 градус салкын булачак

  • В стране
  • 09.02.2026 12:31

Иртәгә, 10 февральдә, Татарстанда температура фонының сизелерлек төшер дип фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Сишәмбе төнлә һәм иртән республика территориясендә урыны белән 25-26 градус салкын булачак.

Моңа кадәр февраль башыннан Казанда айлык явым-төшем нормасының 101 проценты яуганлыгы турында хәбәр иткән идек.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.