Пермь өлкәсенең Октябрь округында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
Моның сәбәбе – көчле явым-төшемнәр, шуның аркасында өч торак пункт – Югары Ирән, Иски-Ирен-Баш һәм Мостовая авыллары су астында калган. Бу хакта муниципалитет башлыгы Георгий Поезжаев ВКонтактедагы аккаунтында хәбәр итте.
Пермь университетының геомәгълүмат системалары үзәге мәгълүматлары буенча, шимбә көнне 12 сәгать эчендә Октябрьскийда 87 миллиметр явым-төшем яуган. Бу төбәктәге соңгы 11 елдагы иң көчле яңгырлар санала, моңа кадәр 2015 елның 25 июнендә явым-төшемнәр аркасында шундый көчле су басу теркәлгән. Көчле ташкын агым уңаеннан түбәнгә таба хәрәкәт итеп, Енапай, Усть-Арий, Колтай, Ишем, Самара, Уразмәт, Бикбай һәм Биктулка аылларына да зыян салган.
Су басудан зыян күрүчеләр өчен Октябрьский һәм Сарск мәдәният йортларында вакытлыча урнаштыру өчен ике пункт ачылган. Округта гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышы уздырылган. Моңа кадәр ял көннәрендә көчле яңгырлар куркынычы булуы турында халык кисәтелгән булган.