#

Пермь өлкәсенең Барда муниципаль округында «Барда җыены» узды

  • В мире
  • 21.06.2026 18:12

Пермь өлкәсенең Барда муниципаль округында  «Барда җыены» узды

Милли бәйрәмне оештыруда, үткәрүдә Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин җитәкчелегендә делегация — сәнгать осталары, көрәшчеләр дә катнашты.

Теләче районында җитештерелгән пластик эшләнмәләр, бал, чәчәкләр һәм башка товарлар тәкъдим ителде — аларны бик теләп алдылар. Күргәзмәләр эшләде, кызыклы уеннар оештырылды, мич коймагы белән дә сыйладылар. Бәйрәм кунаклары әби- бабайларыбыз кулланган борынгы эш кораллары белән танышты. Сәхнәдә Татарстанның Атказан артисты Марсель Васил улы Вагыйзов һәм үзешчәннәребез чыгыш ясады.

Барда җыенында катнашучыларга ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның тәбрикләү хатын районыбыз башлыгы җиткерде. Бәйрәмдә Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапанов, Пермь крае Губернаторы Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Леонид Политов, Башкортостан Республикасы мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсе башлыгы Салават Кулбахтин, «Бердәм Россия» партиясенең Пермь крае Төбәк бүлекчәсе төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, Пермь крае Закон чыгару Җыелышы депутаты Станислав Швецов, Пермь краеннан Дәүләт Думасы депутаты Антон Немакинның ярдәмчесе Дарья Высотина, Россия Үзәк Диния нәзарәте составында Пермь крае Мөселманнарының Төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әнвәр хәзрәт Аблаев, Барда муниципаль округы Думасы рәисе Илгизәр Вахитов катнашты.

<iframe width="720" height="405" src="https://rutube.ru/play/embed/b0f0af476602d177079f3ccc12e4eb2e/" style="border: none;" allow="clipboard-write; autoplay" allowFullScreen></iframe>

Барда муниципаль округында узган Сабан туенын баш батыры булып Олы Тиләже авылыннан Алмаз Альфред улы Сәетов калд. Батырга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән квадроцикл тапшырылды.

<iframe width="720" height="405" src="https://rutube.ru/play/embed/4f3987eaa41365306e8a1dd8be8d262a/" style="border: none;" allow="clipboard-write; autoplay" allowFullScreen></iframe>