Әлеге очрашу мәхәббәт, сабырлык һәм тормыш зирәклеге үрнәге булды.
Бүген Арча шәһәрендә яшәүче Ринат Алмаев белән Фирая Батыршина бриллиант туйларын билгеләп үтте.
«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале ияләре ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйдылар, бер-берсенә «Бриллиант туй» медальләре тапшырдылар.
Чарада район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина катнашты.
– Сез – чын бриллиантлар. Балаларыгыз, оныкларыгыз һәм 60 ел дәвамында сакланган мәхәббәтегез – иң зур горурлыгыгыз, – диде ул һәм юбилярларга район башлыгы Алмаз Хисаметдинов исеменнән котлау адресы. истәлекле бүләк тапшырды.
Арча шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигмәдҗанова да гаиләгә нык сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек теләде.
Казан егете Ринат белән Сикертән авылы кызы Фирая Арча педагогика училищесында эшләгән елларда таныша. 1966 елның 28 маенда алар гаилә кора.
Бүген бу гаиләне районда укытучылар династиясе дип атарга мөмкин. Чөнки аларның балалары һәм киленнәре дә укытучы һөнәрен сайлаган.
Гаилә башлыгы Ринат Алмаев хезмәт юлын заводта токарь булып башлап, педагогика училищесында хезмәт укытучысы вазифасыннан лаеклы ялга чыга. Ул 50 ел бер урында намус белән эшли.
Фирая Батыршина – районның горурлыгы булган шәхес. 1965 елдан башлап Арча педагогика училищесында укыта. 40 елдан артык хезмәт юлы дәвамында күпсанлы мактаулы исемнәргә лаек була. Ул районда «Русская песня» халык вокаль ансамблен оештыра һәм күп еллар аңа җитәкчелек итә. Әлеге коллектив республикада гына түгел, Россия күләмендә дә таныла, дәрәҗәле фестивальләр һәм конкурслар лауреаты була.
Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Оныклары бар.
- Мәхәббәтне көн саен сүз белән әйтү мәҗбүри түгел, ул хөрмәттә, сабырлыкта һәм күңел җылысында чагыла, – ди Ринат Алмаев.
– Балаларыбыз безнең ышанычны аклады. Белем алдылар, тормышта үз урыннарын таптылар, матур гаиләләр кордылар. Без үзебезне бик бәхетле кешеләр дип саныйбыз, – дип өстәде Фирая ханым.
Чыганак еәм фотолар: Арчаның ЗАГС бүлеге