Чәршәмбе, 22 апрель көнне, Татарстанда кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр көчәячәк.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип кисәтте ТР Гидрометцентры белгечләре.
Алдагы төнне республикада -4…+1 градуска кадәр суытачак (Казанда 0…-2 градуска кадәр). Көндез Татарстан буенча +2…+7 градустан югары булмаган температура көтелә (башкалада +4…+6 градуска кадәр).