#

Татарстанда яман шешнең нинди төрләре таралган?

  • В мире
  • 04.02.2026 08:07

2024 елда 19476 кешедә онкологик чир табылса, узган ел бу сан 20344кә җиткән.

Татарстан Республикасында яман шеш чирләре белән исәптә 127324 пациент тора. Бу республикада яшәүче һәр 32 кеше дигән сүз. Былтыр беренче тапкыр ачыкланган онкологик авырулар саны 20 000нән артып киткән. Әгәр 2024 елда 19476 кешедә онкологик чир табылса, узган ел бу сан 20344кә җиткән. Үсеш 2024 елга караганда 4,5%, һәм 2023 елга караганда 12%. Татарстан Республикасының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов шундый саннар китерде.

Онколог сүзләренчә, яман чир белән авыручылар артуы, беренчедән, әлеге төр чирләрне яхшырак ачыклау белән бәйле. Икенчедән, республикада гомер дәвамлылыгы үсә, кешеләр озаграк яши, халыкның картаюы белән бергә төрле чирләр белән авыручылар саны да ишәя.

Татарстанда онкологик чирләр белән авыручылар саны структурасында иң зур өлешне түбәндәгеләр алып тора:

  • колоректаль яман шеш –14,6%
  • тире яман шеше – 13,9%
  • күкрәк яман шеше – 12,4%
  • трахея, бронх, үпкә яман шеше – 8,7%
  • мәни бизе яман шеше – 8,3%