20–26 август көннәрендә узачак бәйгедә төп бүләк өчен Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Грузия һәм Россиядән 13 финалист көч сынашачак.
Финалда Татарстан җырчысы Игнат Изотов та катнаша. Ул – республика күләмендәге «Созвездие-Йолдызлык» проектында катнашып, профессиональ артист дәрәҗәсенә күтәрелгән җырчы.
Исегезгә төшерәбез, узган җәйдә Казан беренче тапкыр яшь башкаручылар өчен оештырыла торган Халыкара «Новая волна/Яңа дулкын» бәйгесен уздыру мәйданчыгы итеп сайланган иде.