#

Вирусолог Эбола бизгәгенең дөньякүләм пандемиягә әверелмәячәген әйткән

  • Персонально
  • 28.06.2026 05:50

Эбола бизгәге бик куркыныч авыру булып калса да, аның дөньякүләм пандемиягә китерү куркынычы юк. Бу хакта вирусолог, Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, профессор Анатолий Альтштейн әйткән. Бу турыда RT хәбәр итә.

Белгеч сүзләренчә, хәзерге медицина әлеге инфекциягә нәтиҗәле каршы тора ала, ә күпчелек илләрдәге санитария-гигиена таләпләре вирус таралуны булдырмаска мөмкинлек бирә.

Ул шулай ук Эбола вирусының һава-тамчы юлы белән таралмавын искәрткән. Йоктыру өчен авыру кешенең биологик сыеклыклары, беренче чиратта каны белән тыгыз элемтә кирәк.

Шуңа күрә, профессор фикеренчә, Эбола бизгәге дөньякүләм пандемия сәбәпчесенә әверелә алмый.