Татарстанда хәрби хәрәкәтләр ветераннарын эшкә урнаштыру буенча квотаны үтәмәгән эш бирүчеләр өчен штрафлар кертүне күздә тоткан проект пәйда булган.
Документ коррупциягә каршы экспертиза сайтына урнаштырылган. Ул 2027 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк, дип яза “PROKAZAN”. Штраф күләме эш бирүченең категориясенә бәйле булачак.
Вазыйфаи затлар – 20-30 мең сум, хосусый эшмәкәрләр – 30-50 мең, юридик затлар – 50-100 мең сумлык штраф түлиячәк. Квотаны үтәүдән инвалидларның иҗтимагый берләшмәләре, банкортлыкка чыгу алдындагы оешмалар, шулай ук штатын күпләп кыскарту күздә тотылган компанияләр азат ителә. Шулай ук мәшгульлек хезмәте органнарында махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан эш эзләүчеләр булмаган очракта квота үтәлмәскә мөмкин.
Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына төзәтмәләр кертелә. Башлангыч эш бирүчеләрнең социаль җаваплылыгын көчәйтүгә һәм ветераннарны эшкә урнаштыру шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.