#

Узган елгы керемнәр өчен 30 апрельгә кадәр декларация тапшырырга кирәк

  • Персонально
  • 21.04.2026 07:01

Узган елгы керемнәр өчен 30 апрельгә кадәр декларация тапшырып бетерергә кирәк. Бу хакта Хөкүмәт Йотында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин искә төшерде.

«2025 ел өчен декларация кампаниясе тәмамланырга бер атна чамасы вакыт калды. Узган ел алган керемнәр өчен 30 апрельгә кадәр декларация тапшырырга һәм аны 15 июльгә кадәр түләп бетерергә кирәк», – диде ул.

Марат Сафиуллин әйтүенчә, 30 апрельгә кадәр узган ел алган керемгә салым декларациясен генә тапшырып бетерергә кирәк, бу таләп салым чигерүләренә кагылмый. “Әлеге төр түләүне алу өчен, декларацияне ел дәвамында юлларга мөмкин”, – диде ул.

Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, республикада яшәүчеләр салым чигерүен алу хокукыннан еш файдалана. Былтыр Татарстанда физик затлар салым чигерүе буларак 15,1 миллиард сум акчасын кире кайтарган. Бу алдагы елга караганда 600 миллион сумга күбрәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.