#

Бүген кич Дубайның ике аэропорты эшен яңарта

  • Персонально
  • 02.03.2026 15:20

Бүген кич Дубайның ике аэропорты эшен яңартачак, аларда чикләнгән сандагы рейсларга хезмәт күрсәтеләчәк. Бу хакта Әмирлек хакимиятенең медиаофисы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«<...> халыкара аэропорттан (DXB) һәм Әл-Мактум аэропортыннан (DWC) аз санлы рейсларга рөхсәт бирелгән», – дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта Дубай хакимияте пассажирлардан мәгълүматны турыдан-туры авиакомпанияләрдән белешүләрен һәм аэропортларга аларның рейсы очып китәргә планлаштырылуын расламыйча килмәүләрен сорый.

Хәбәр ителгәнчә, бүген 28 февральдән беренче тапкыр Абу-Дабидан берничә рейс башкарылды, шул исәптән – Мәскәүгә, дип билгеләп үтте «РИА Новости».