Рөстәм Миңнеханов Россия Экспорт үзәге генераль директоры Вероника Никишина белән очрашты.
Ул республика предприятиеләре-экспортёрларын яклау һәм чит ил базарларында продукцияне алга этәрү – Татарстанның тышкы икътисади эшчәнлеген үстерүнең мөһим юнәлешләре булуын ассызыклады.
Вероника Никишина үз чиратында республиканың югары экспорт потенциалын, чит илләр, шул исәптән ислам дөньясы илләре белән партнёрлык бәйләнешләренең үсеш дәрәҗәсен билгеләп үтте.