#

Дума депутатлары яшь белгечләр өчен физик затлар кеременә салымны киметергә тәкъдим итә

  • Новости
  • 30.07.2026 07:12

Дәүләт Думасы депутатлары өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны караучы яшь белгечләр һәм гражданнар өчен физик затлар кеременә салымның чынлыктагы ставкасын 9 процентка кадәр киметүне күздә тоткан закон проектын әзерләде. Документны РФ Хөкүмәтенә җибәрергә ниятлиләр, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгына сылтама белән «Татар-информ».

Инициатива авторлары – Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов һәм депутат Дмитрий Гусев.

«Әзерләнгән закон проекты адреслы социаль сәясәтне гамәлгә ашыруга һәм салым йөкләнешен киметү механизмы аша гражданнарның аерым категорияләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән», — диелә аңлатма язуында.

Төзәтмәләрне РФ Салым кодексына кертергә тәкъдим ителә. Инициатива нигезендә, түләнгән салымның бер өлешен кире кайтару хокукына белем алганнан соң беренче өч ел эчендә 30 яшькә кадәрге гражданнар, шулай ук I төркем инвалидны яки медицина бәяләмәсе буенча даими тәрбиягә мохтаҗ 80 яшьтән өлкәнрәк кешене караучы россиялеләр ия булачак.

Түләнгән салымның бер өлешен кире кайтаруны чынлыкта тотылган салым һәм 9 процент ставкасы буенча исәпләнгән сумма арасындагы аерма буларак исәпләргә тәкъдим ителә. Чара хезмәт һәм гражданлык-хокук килешүләре буенча алынган керемнәргә кагылачак.

Ташламадан еллык кереме – 2,4 миллион сумнан, ә гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктә билгеләнгән ике яшәү минимумыннан артмаган гражданнар файдалана алачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.