Корбан бәйрәме 27 майда иртәнге 3:15 тә бәйрәм вәгазе белән башлана.
Бу турыда эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов хәбәр итте.
«Шәһәр халкын шәһәр мәчетенә кадәр иртәнге 2:15тән алып бару өчен, 6, 10, 15 һәм 30 нчы автобус маршрутлары, шулай ук 2 нче троллейбус маршруты эше оештырылачак», – диде Сарманов.
Бәйрәм намазыннан соң рөхсәт ителгән 17 урында корбан чалу йоласы башланачак. Катнашырга теләүчеләргә әлеге мәйданчыкларга килергә киңәш итәләр.
«Шәһәр хезмәтләре Корбан хайваннары белән санкцияләнмәгән сәүдә итү урыннарын булдырмау буенча эшне оештыра. Хокук саклау органнары җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрәчәк», — диде Сарманов.