Татарстанда 16 майдан 22 майга кадәр аномаль эссе һава торышы көтелә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республикада тәүлеклек уртача температура климатик нормадан 9–11 градуска югарырак булачак.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә һава температурасы +26дан +33 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе республика халкын саклык чараларын үтәргә чакырды.
Белгечләр көндез тәрәзәләрне ябып торырга, күбрәк су эчәргә һәм мөмкин кадәр эсседә урамга чыкмаска киңәш итә. Бигрәк тә өлкәннәр, балалар һәм хроник авырулары булган кешеләргә игътибарлы булырга кирәк.
Коткаручылар шулай ук автомобильдә балаларны һәм йорт хайваннарын калдырмаска өнди. Табигатькә чыкканда учак якмау, коры үлән яндырмау һәм ут белән сак эш итү мөһимлеге дә искәртелә.
Белгечләр сүзләренчә, коры һәм эссе һава шартларында янгын чыгу куркынычы да кискен арта. Шуңа күрә электр приборларын кулланганда һәм ял урыннарында аеруча сак булырга кирәк.