Мэр урынбасары булып эшләп лаеклы ялга чыкты.
Чаллы электр челтәрләре предприятиесенең элеккеге җитәкчесе Анатолий Васильев вафат булды. Ул шәһәрнең тотрыклы энергосистемасын булдыруга зур өлеш керткән кеше.
Чаллының сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Фәрид Бәшаров әйтүенчә, Анатолий Васильев 1 мартта мәңгелеккә күзләрен йомган. Бүген аны соңгы юлга озаталар.
«Ул олы яшьтә иде, авырды. Бик кызык, төрле яклап фикерли белә торган кеше иде. Эзотерика белән кызыксынды, сәнгатьне ярата иде», – ди Бәшаров.
Анатолий Васильев 1943 елның 17 ноябренддә туган. 1972 елда энергетика өлкәсендәге эшчәнлеген инженер булып башлап җибәргән. Аннары «КАМАЗ» ЧТПсында участок башлыгы, 1974 елның августыннан электр челтәрләре районын җитәкләгән. Аның җитәкчелегендә шәһәрне электр белән тәэмин итүнең даими схемасына күчерү буенча мөһим проектлар тормышка ашты.
1985-2000 елның июленә кадәр ул электр челтәрләре предприятиесен җитәкләде.
Аннары хакимияттә мэр урынбасары булып эшләп лаеклы ялга чыкты.