#

Зур яңалык: Апас йомыркасы чыга башлады

  • Вектор
  • 04.02.2026 19:12

Зур яңалык: Апас йомыркасы чыга башлады

Районга эш визиты белән Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов килде. Алар район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә районның социаль-икътисади тормышы белән танышты.

(4 февраль, “Апастово-информ”).

Алар Югары Ындырчы җирлегендә сафка баскан кошчылык фабрикасында булды һәм районда төбәктәге иң эре кошчылык фабрикасы төзелүен, инде йомырка ала башлауларын билгеләп уздылар.

Фабрикада елына 655 миллион данә йомырка җитештерү планлаштырыла һәм 363 кешегә эш урыны булдырылачак. Биредә

2,7 миллион кош асралачак, аның 2 миллионы йомырка сала торган тавыклар.

Кошчылык фабрикасы җитәкчесенең җитештерү буенча урынбасары Рамил Яруллин төзелеш һәм җитештерү эшләре тулы куәтенә баруы хакында белдерде.

-Бүгенге көндә кошчылык фабрикасында 510 мең баш тавык бар. Алардан 140 мең йомырка җыела. Тагын бер комплекс ачылды. Бер көн элек кенә биредә беренче йомыркаларны җыйдык. Беренче чебиләрне үстереп күчердек. Инде биналарны чистартып, юып, төзекләндереп яңа чебиләр керттек. 345 мең чеби үстерәбез. Исән-сау эшләп, районыбызны, республикабызны йомырка белән тәэмин итәргә язсын, — диде ул.

Бүгенге көндә “Апас” язулы йомыркалар чыга башлады. Цехта тулы эш кайный. Йомыркалар линиялар буйлап килә, төргәкләнә һәм кулланучы кулына күчә. Барысы да үзебезнеке – Апаста җитештерелгән.