Бәраәт кичәсендә Аллаһның рәхмәте тарала, догалар кабул була, гөнаһлар гафу ителә
Февральнең 2сеннән 3есенә каршы төндә мөселман халкы Бәраәт кичәсен билгеләп үтәчәк. Әлеге кичәнең фазыйләтләре турында безгә “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сөйләде – «Шәһри Казан»
– Хәзрәт, иң элек шәгъбән аеның башка айлардан өстенлекләре турында сөйләп китсәгез иде. Аның атамасы каян килеп чыккан, ул нәрсәне аңлата?
– Шәгъбән сүзе үзе "шәггабә" фигыленнән килеп чыккан, ул гарәп телендә "тармаклану, бүленү" дигәнне аңлата. Бу айда гарәпләр су эзләп таралышканнар, шуңа күрә аңа шулай исем бирелгән. Икенче бер фикер буенча, шәгъбән аеның исеме "тәшәггабә" сүзеннән, ул "тарату" мәгънәсендә килә, ягъни бу яхшылык, изгелек тарату ае. Шәгъбән сүзе биш хәрефтән тора: шин, гайн, бә, әлиф, нүн. Беренче шин хәрефе – шәрәфле, икенче хәреф – бөеклек, олуглык, өченчесе – изгелек, дүртенчесе – ярату, мәхәббәт һәм бишенчесе нур сүзеннән. Бу айда Аллаһка ышанучыга шуларның бөтенесе бирелә, бәхет ишекләре ачыла, гөнаһлар, хаталар кичерелә. Өстенлегенә килгәндә, раҗәб һәм шәгъбән – изге рамазан аена әзерләнү айлары. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип дога кылган: «Аллаһүммә бәрик ләнә фи раҗәб вә шәгъбән вә бәллигънә рамазан». Мәгънәсе: «Йа Раббым, безгә раҗәб һәм шәгъбән айларында бәрәкәт бирсәң иде, рамазан аена ирештерсәң иде». Икенче хәдистә: "Раҗәб – чәчү, шәгъбән – су сибү һәм игеннәрне карау, ә рамазан – уңыш җыю ае", – диелә. Бу сүзләрдән аңлашылганча, шәгъбән аенда раҗәб аенда башлаган изгелекләрне, нәфел гыйбадәтләрне дәвам итәргә һәм арттырырга омтылырга кирәк. Бу айда тырышлык куйсак, рамазан аенда аның нәтиҗәләрен күрәчәкбез.
Мөселман кешесе Бәраәт кичәсен ничек уздырырга тиеш?
– Шәгъбән аеның 14 һәм 15 нче көннәре арасындагы кичә елның иң изге кичәләрнең берсе булып санала. Ул кичә гарәпчә «Ләйләтүл-Бәраәт», ягъни җәһәннәм утыннан азат булу кичәсе дип атала. Бәраәт кичәсенең фазыйләтләре турында күп хәдисләрдә әйтелгән. Бу кичәдә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте тарала, догалар кабул була, гөнаһлар гафу ителә.
Бер хәдис-шәрифтә: «Шәгъбән аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичтә кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәтен таратыр һәм сорар: “Тәүбә итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?” – дип әйтер», – диелә (Тирмизи, Ибн Мәҗә). Имам Субуки (Аллаһ аңа үз рәхмәтен ирештерсә иде) үзенең тәфсирендә әйткән: «Аллаһы Тәгалә җомга көнне бер атна эчендә кылынган гөнаһларны кичерә, Бәраәт кичәсендә бер еллык гөнаһларны гафу кыла. Кадер кичәсендә исә Хак Тәгалә мөэмин бәндәләренең гомер буе кылган гөнаһларын кәффәрат кылып җибәрә». Шулай булгач, бу кичәдә ихлас күңелдән нәфел намазларын укыйк, тәүбә, догалар кылыйк, Раббыбызга тәүбә белән мөрәҗәгать итик.
– Ни өчен Бәраәт кичәсендә өч тапкыр “Ясин” сүрәсен укырга кирәк? Аны укыр алдыннан нинди ният әйтелә?
– “Ясин” сүрәсенең фазыйләте турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Ясин – Коръәннең йөрәге», – ди. Икенче хәдистә: “Кем “Ясин”не бер тапкыр укый, Коръәнне тулысынча ун тапкыр укыган кебек булыр”, – диелә. Шуңа да бу сүрәне Бәраәт кичәсендә өч тапкыр укырга тырышалар. Соңыннан бөтен мөселманнар, якыннары һәм үзләре өчен дога кылалар. Аллаһы Тәгалә барыбызга да изге Бәраәт кичәсендә гыйбадәт кылып бәхет-сәгадәткә ирешергә насыйп итсен.
https://shahrikazan.ru