#

Украина зиратларында хәрбиләрне җирләү өчен урыннарның бетүе турында сөйләгәннәр

  • Человек и Закон
  • 08.04.2026 12:55

Украина зиратларында һәлак булган солдатларны җирләү өчен урыннар калмаган диярлек. Германиянең Welt басмасы хәбәрчесе Штеффен Шварцкопф шул хакта сөйләгән, дип яза “Российская газета”.

Журналист әйтүенчә, Украинадагы вазгыять соңгы ноктасына җиткән: илнең кораллы көчләре һәр көн саен бик зур югалтулар кичерә. Шварцкопф билгеләп үткәнчә, шуның кадәр зур югалтуларны берничек тә яшереп калып булмый.

“Зиратлар яныннан узганда, күпме кешенең сугышта кырылуын аңлыйсың”, – дигән хәбәрче видеода.